Язмачылык дөньясына сәяхәт (0+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен заманча язмачылык һәм мәдәният барлыкка килү битләре буйлап «Серле язулар» дигән мавыктыргыч сәяхәт оештырды. Чара барышында нәни китап сөючеләр борынгы таш кыялардагы билге рәсемнәреннән башлап басу машинкасы һәм заманча компьютерларга кадәр – язмачылык дөньясына кереп чумды. Балалар үзләре дә борынгы язу язып карады, «төенле язу» белән танышты һәм каралар ярдәмендә хат яздылар. Борынгы заманнарга сәяхәт кылып, балалар абыйлы-энеле мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий турында белде. Авторы исеме белән аталган кириллица әлифбасы белән таныштылар. Һәр бала кириллицада үз исемен язып карады. Чарада шулай ук китап турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде.
|